Әдәби түгәрәк 1953 елда “Яңа Кама” газетасы редакциясе каршында оештырыла. Аның беренче әгъзалары – Алабуга педагогия институты һәм мәдәният училищесы студентлары, ә җитәкчесе Г. Әминов була. Ул чагында түгәрәккә Салисә Гәрәева (хәзер танылган шагыйрә) һәм тәнкыйтьче журналист Индус Сирматов та йөриләр. Чулманчыларның 1957 елде “Беренче адымнар” китабы чыга. 1960 елларда педагогик институты каршында әдәби түгәрәк әйбәт кенә эшли. 1964 елда Казаннан Ш. Галиев та килеп киңәшләрен биреп китә. 1984 елда пединститутның әдәбият галиме Әнвәр Шәрипов җитәкчелегендә әдәби берләшмә “Чулман” исеме астында киң колач җәеп эшли. Аңа Алабугадан: Рәис Кашапов, Фердинант Шәехов, Ләлә Абдуллина, Гөлзадә Әхтәмова, Равил Шагин, Дамир Мәрданов, Дамир Әюпов, Гәрәфи Әгъләмов, Фирдәвес Хуҗин; Менделеев районыннан: Марсель Гыймазетдинов, Илгиз Абдуллин; Әгерҗедән: Әнисә Кәримова һ.-б. йөриләр. Илдус Сәлахов, Владимир Мироваев, Валерий Әхмәтшиннар көй язып чулманлылар белән бик күп яңа җырлар иҗат иттеләр. Җитәкче булып Дамир Мәрдәнов эшләгән чорларда Морт, Илмәт, Юраш һ.б. авылларда бик күп очрашулар була. 

1993 елдан җитәкче Фазыл  Шәех булгач, “Чулман” оешмасының эшләнлеге бик җанлана. Ул 2000 елга хәтле эшли. 1997 елда “Чулман язлары” китабы басылып чыга. Анда 16 авторның әсәрлэре басыла. Төрле елларда бер-бер артлы Фазыл Шәех, Рәис Кашапов, Гөлзадә Әхтәмова, Дибәҗә Каюмова, Саимә Гыйльметдинова, Гәрәфи Әгъләмов, Фәридә Хәбибрахманова, Тәҗрия Җәләева, Тәслимә Кәримоваларның китаплары чыкты. Казан һәм Чаллы язучылары белән очрашулар күп булды. Фазыл Шәех 2001 елда якты дөньядан китү сәбәпле 2000-2010 елларда “Чулман” әдәби-иҗат берләшмәсен Фәридә Хәбибрахманова (Алабуга мәдәният училищесы мөгәллиме) җитәкли. Төрле юбилейлар, эдэби  кичәләр,бөек язучыларның,   шәһэр  шәхесләренең шигырь һәм музыка кичәләре югары дәрәҗәдә уттеләр. Анда Тәҗрия Җәләеваның да өлеше бик зур.  

2010-2013 еллардаи “Чулман” ның җитәкчесе булып Насих Әхмәдуллин эшләде.              2012 елның ноябрендә мәдәният сараенда – шагыйрә Г. Әхтәмованың, октябрьдә һәм декабрьдә  Кадрия Наилнең (мәдәният сараенде һәм үзәк китапханәсендә), 2013 елның гыйнварында  Ф. Хәбибрахманова иҗат кичәләре  үтте.

2015 елның 21 маенде Алабугада язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Ф. Хуҗин бенефисы булды. Район һәм республика матбугатендә “Алабуга нуры”, “Мәдәни җомга”,

“Сөембикә”, “Казан утлары” һ.б. Чулманлыларның шигырь һәм хикәяләре һәрвакыт басылып тора, Чаллы һәм Казан язучылары белән иҗади  кичәләр, яшьләр һәм әдәбият сөючеләр белән очрашулар булып  тора.                                                                              Чулман” әдәби берләшмәсенең 4 шагыйре – Фазыл Шәех, Марсель Гыймазетдинов,  Гөлзадә Әхтәмова (ул – 2012 ел өчен Саҗидә Сөләймәнова премиясенә лаек булды), Фирдәвес Хуҗин төрле елларде Татарстан Республикасы Язучылар берлегенә кабул ителделәр. 60 елдан артык “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсенең яшь буынны милли традицияләр, татар халкының гореф-гадәте һәм күркәм үрнәкләре буенча тәрбияләудә роле әйтеп бетергесез. “Чулман” эдэби-музыкаль берлэшмэсенэ киләчәктә дә иҗат уңышлары юлдаш булсын!