Абдуллина Ляля Бариевна (1925-1988)

 Ләлә Бариевна Абдуллина 1925 нче елиың 11 октябрендә Казахстанның Талды-Курган шәһәрендә хезмәткәр семьясында туган. 1941-1944 нче елларда Алабуга педучилищесын, 1947 нче елда укытучылар институтын (ике еллыкны бер елда), 1962 елда педагогия институтын тәмамлап 40 ел буе Мамадыш районы мәктәпләрендә балаларга рус һәм татар теле һәм әдәбиятын укыта, шул ук вакытта шигырьләр дә яза. Ләлә Бариевна шигырьләре үзәк матбугатта  «Совет мәктәбе», «Азат хатын», «Яшь ленинчы» кебек газета-журналларда басылып килде. «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсендә актив членнарның берсе иде. Ләлә Абдуллина «1941-1945 елларда фидакарь хезмәт өчен», «Җиңүгә 30 ел», «Хезмәт ветераны» дигән медальләр белән бүләкләнгән. 1988 елның 14 нче декабрендә 64 нче яшендә каты авырудан соң вафат булды. 

 Ләлә Абдуллина исеме шәһәрдәшләребезгә генә түгел, башка төбәк шигырь сөючеләренә дә яхшы таныш. Кырык елдан артык гомерен балаларга туган телләрендә белем бирүгә багышлаган шигъри җанлы бу мөгаллимә-остаз – чиксез хөрмәт һәм ихтирам казанган кеше. Исеме матбугат битләрендә урынны түрдән алды. Күпләгән шигырьләре республика, район матбугатында дөнья күрде. Аның шигырьләре кешелеклелек, тормышка мәхәббәт белән сугарылган. Ул һәрвакыт кешеләрне намуслы булырга чакырып, гаделлекнең өстенлеген исбат итеп, хисләнеп, ялкынланып язды. Шигырьләре күнелгә ятышлы, аңга сеңеп калырлык көче, җилкендерерлек хисе бар. Ләлә ханым күп язды – хисләрен жырга, шигырьгә әйләндерде.   


Китаплары: 

Ләлә Абдуллина. Якты күңел балкышы. – Казан: “Дом печати” нәшрияты, 2008. – 183 б.

 

Танылган мөгаллимә-шагыйрә һәм прозаик-публицист Ләлә ханым Абдуллинаның (1925-1988) сезнең игътибарга тәкъдим ителә торган әлеге китабына аның гомере буе иҗат иткән чәчмә һәм тезмә сайланма әсәрләре тупланып бирелде.                               

Ошбу җыентыкның Гаилә елында Ләлә ханымның гаилә әгъзалары         тарафыннан чыгарылуы шулай ук зурмәгънәгә ия! Димәк, күңелләрдәге Хәтер Уты,               мәңге үлмәс Феникс атлы легендар коштай, буыннардан буыннарга күчеп, киләчәк               гасырларга очышын дәвам итә...  


     Чулман

Дулкынлана Чулман, 

Дулкынлана Чулман,

Дулкыннарын бәрә ярларга,

Илһам өсти дәртле йөрәкләргә,

Гүзәллеген сибә җырларга.

Сиңа киләм, Чулман,

Акчарлагың булып,

Якты хыялларга уралып! –

Йөзим әле серле, иҗат диңгезендә,

Җырлар дәрьясыннан нур алып.

Дулкынлан син, Чулман,

Дулкынлан син, Чулман,

Дулкыннарың ашсын ярыңнан!

Сиңа киләм, Чулман,

Син – кояшлы язым,

Мин көчлерәк канат кагынам! 

                          Ләлә Абдуллина