Саимә Гыйльметдинова
1933 елда Менделеев районы Абалач авылында туган. Алабуга мәдәният училиәесын һәм читтән торып Ленинград мәдәният институтының китапханә бүлеген тәмамлый. Күп еллар Баулы эшчеләр поселогында китапханәче булып эшләде. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Шигырьләр, бәетләр, көйләр авторы.
Саимә Гыйльметдинова китаплары:
Саимә Гыйльметдинова тормышы һәм иҗаты турында:
Алабуга – гүзәл кала!
Алабуга – нурлы кала,
Мәһабәт урманнарың!
Күз карашын назлап тора
Кырларың болыннарың!
Алабуга – серле кала,
Ямьле Чулман буйлары!
Көмеш бишектә тирбәлә
Ак билле дулкыннары!
Алабуга – син яшь кала -
Студентлар шәһәре.
Кабатланмас табигатең -
Җәүһәрләрнең җәүһәре.
Борылып аккан Чулмансуда
Пароходлар юл яра.
Бай тарихың музейларың
Таныта сине дөньяга!
Мең еллыгың ишек шакый, -
Гасырлар кичкәнсең син!
Дәһшәтле чорлар шаһиты, -
Күпне күргән шәһәр син!
Саймә Гыйльметдинова