Кадрия Наил

Кадрия Наил кызы Хәбибуллина 1951 елның 1 августында Актаныш районы Зөбәер авылында туган. Бөгелмә медицина училищесын тәмамлаган. Бүгенге көндә Алабугада яши. Шигырьләре тупланган 10 китап авторы. Ә шигырьләре җиңел укыла, теләп укыла. Үз күңеле җырлап торгангадыр, аларның һәркайсы көй сорап тора. Шуңадыр ахры, соңгы вакытта җирле композиторлар аның шигырьләренә шактый күп көй язды. Хәер, моңа кадәр дә аның байтак шигырьләренә үзешчән композитор Рубис Зарипов, Альберт Шәрипов көйләр язып өлгергән иде. Һөнәре буенча әдәбият-сәнгатьтән ерак торган Кадриянең таланты ачылу серләрен ерактан эзләп йөрисе юк. Тау никадәр биек булса, аның түбәсенә тизрәк менеп җитү теләге зуррак була бугай. Шигырьләр язуы да, көй чыгаруы да аңа ходай биргән сәләт. Ул аны фидакарь хезмәте белән туктаусыз үстерә, камилләштерә бара. Әйткәнемчә, биек тауны буйсындыру – аның төп максаты. Бу халәт иҗат кешеләренә хас нәрсә. Җирле композиторлар – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Илдус Сәлахов, Валерий Әхмәтшин, концертмейстер-баянчы Владимир Мироваев, эстрада ансамбле җитәкчесе Альберт Шәрипов белән тыгыз эшләп, ул үзенең юбилеена олуг бүләк әзерләде: Алабуга типографиясендә аның 16 җыры тупланган

“Өч, күңелем” җыентыгы дөнья күрде.


      Кадрия Наил китаплары:

  • Кадрия Наил. Агыла күңелем моңнары: Шигырьләр, җырлар. – Яр Чаллы: “Яр Чаллы типография”,  2008.
  • Кадрия Наил. Йөрәк куша җырлап яшәргә: Җырлар ноталар белән. – Яр Чаллы: “Яр Чаллы типография”, 2009.
  • Кадрия Наил. Әй, кайтасы иде яшьлеккә: Аудио-диск җырлар. – Казан: “Яңа гасыр радиосы”, 2009.
  • Кадрия Наил. Күңел язым чәчәк атканда  : шигырьләр, җырлар коталар. – Яр Чаллы: “Яр Чаллы типография”, 2010.
  • Кадрия Наил. Көзге моңнар: Шигырьләр . – Алабуга: “Андерсен”, 2011.
  • Кадрия Наил. Оч күңелем: Җырлар, ноталар белэн. – Алабуга: “Андерсен”, 2011.
  • Кадрия Наил. Яшьлек язларымны юксынам: Шигырьләр . – Алабуга: ИП “Шакуров”, 2012.
  • Кадрия Наил. Биобиблиографик күрсәткеч. – Алабуга: ИП “Шакуров”, 2012.
  • Кадрия Наил. Балачак иртәләре: Балалар өчен шигырьләр . – Алабуга: ИП “Шакуров”, 2012.
  • Кадрия Наил. Их, кайтасы иде яшьлеккә  :җырлар. – Алабуга: ИП “Шакуров”, 2012.
  • Кадрия Наил. Агыла күңелем моңнары: Аудио-диск җырлар. – Яр Чаллы: ЧП “Тимербай”, 2014.
  • Кадрия Наил. Миләшләр балланганда: Шигырьләр җырлар . – Яр Чаллы: “Формула цвета”, 2015.

  Кадрия Наил тормышы һәм иҗаты турында:

  •  Кадрия Наил. “Абагадан бәхет сорамадым” // Мәйдан. – 2013. – № 4. – б. 105.
  •  Задә Ш. Агыла күңелем моңнары // Алабуга Нуры. – 2012. – 3 февраль.
  •  Винер В. Җырлы, моңлы күңел // Алабуга Нуры. – 2011. – 29 июль.
  •  Габиди Ш. Язларыма кайттым борылып // Алабуга Нуры. – 2011. – 29 апрель.
  •  Рамазанова Т. Җирдә калсын иде якты эзем, Калган кебек нурлар йолдыздан... // Алабуга Нуры. – 2011. – 1 август.

 Оч, күңелем                                         Бирешмәскә телим

Оч күңелем, ерак офыкларга,                           Кайчагында авыр була миңа,

Югарыга очар кош булып.                               Дөм караңгы кала көннәрем.

Тургай җыры кебек моңың кайтсын                Рухымны төшенкелек били,

Туган җиргә матур җыр булып.                       Яшьләр белән тула күзләрем.

Җырың белән туган җирне зурлап                   Бирешмим, дип, башым күтәрәмен,

Оч, син, зәңгәр күкләрне иңләп.                      Сөртә-сөртә аккан яшьләрем.

Газиз туган якның матурлыгын                        Язмыш янә өсти авырлыклар,

Булмый икән бернигә тиңләп.                          Сыгылып төшә горур иңнәрем.

Оч, күңелем, җырың                                         Язмыш белән көрәшә-көрәшә,

җырлый-җырлый,                                              Яшим әле һаман дөньяда.    

Бар дөньяга моңың таратып.                             Бәхет тулы якты, тыныч көннәр

Каршы җилләр барыр юлларыңда                      Килер әле, диеп, миңа да.

Сындырмасын хыял канатың.                                                     Кадрия Наил

                           Кадрия Наил