Владимир Мироваев 

Владимир Алексеевич Мироваев 1954 елда Кайбыч районының Хуҗа Хәсен авылында дөньяга килә. Авыл мәктәбендә 8 сыйныф укыганнан соң Чувашстанның Цивильск шәһәрендәге культура-агарту училищесына укырга керә. Татар моңнарында тәрбияләнгән егеткә татар мохите җитми һәм 1972 елда Алабуга мәдәният училищесына күчә. 1973 елда аның беренче иҗат җимеше – “Алабуга вальсы” языла. Ул ике йөздән артык җыр авторы.


Владимир Мироваев тормышы һәм иҗаты турында:

  • Примакова З. Җырлы язмыш юлыннан // Алабуга Нуры. – 2014. – 24 октябрь.
  • Чулман язлары. – Алабуга, 1997. – С.108-123. – (Алабуга шәһәре Чулман әдәби берләшмәсенең I күмәк җыентыгы). 
  • Зотина, Л. Владимир Мироваев: "За все судьбу благодарю": 65 лет Заслуженному работнику культуры РТ Владимиру Мироваеву / Л. Зотина // Новая Кама. – 2019. – 13 декабря
  • Петрова, Е. Владимир Мироваев: "Песня не дает стареть" / Е. Петрова // Вечер Елабуги. – 2019. – 18 декабря

Чулман

Дулкынлана Чулман, 

Дулкынлана Чулман.

Дулкыннарын бәрә ярларга,  

Илһам өсти моңлы, дәртле йөрәкләргә,

Гүзәллеген сибә җырларга.

Сиңа килдем, Чулман,

Акчарлагың булып,

Якты хыялларга уралып.

Йөзим әле серле иҗат диңгезендә

Җырлар дәрьясыннан нур алып.         

Сиңа килсәм, Чулман, 

Синең дулкыннарың,

Иңнәремә килеп сарыла.

Сиңа киләм, Чулман,

Син – кояшлы язым,

Мин көчлерәк канат кагынам. 

Дулкынлан син, Чулман, 

Дулкынлан син, Чулман,

Дулкыннарың ашсын ярыңнан.

Якты хыялларым,

Бөек иделларым,

Балкып торсын синең нурыңнан.     

                            Владимир Мироваев