Фәридә  Хабибрахманова

Фәридә Нургали кызы Хабибрахманова 1951 нче елда Татарстанның Арча эшчеләр посёлогында туып үсә. 1970 нче елда Алабуга мәдәният училищесының 1978 нче елда Казан мәдәният институтының китапханә бүлеген тәмамлый. Күп еллар китапханәче булып эшли. Мәктәптә укыта. 1985 нче елдан Алабуга эшли. Шигырьләр иҗат итә. Фәридә Хәбибрахманованың шигырьләре тормышка, табигатькә мәхәббәт белән сугарылган, лирикага бай. Аның шигырьләренә күп кенә композиторлар җыр язды. Валерий Әхмәтшин “Сөенечем бары син генә”, “Соры камыт”, Владимир Мироваев “Мин нәни кыз түгел”, Оскар Усманов “Урамым” шигырьләренә көй, моң өстәде. Фәридә Хәбибрахманова “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсен күп еллар буе җитәкли. Утырышларда аның эшлекле, төпле, таләпчән фикерләре белән һәр кеше килешә. Фәридә Хәбибрахманова гомере буе сәнгатьне үз итүче, аңа гашыйк кеше. Аның шигырьләре чын йөрәктән чыккан, буш сүзләр җыелмасы гына түгел, ә үзен борчыган, күңел кылларын тетрәндергән проблемаларны яктырта. “Кемдер кушуы буенча гына шигырь тумый миндә”, - ди ул. Шигырь язар алдыннан йөрәге белән сөйләшә, аңа эндәшә:

Сердәшчем дә, киңәшчем дә булдың,

Сизеп тордың һәрбер адымым.

Беләм хәзер, шушы йөрәгемнең

Илаһи бер көче барлыгын.


Фәридә Хабибрахманова тормышы һәм иҗаты турында:

  • Гыйльфанов М. Илһам чыганагы каян килә? // Алабуга Нуры. – 2015. – 6 март.
  • Әюпов Д. Кыйблам – халык күңелендә якты, матур эз калдыру // Алабуга Нуры. – 2015. – 18 декабрь.
  • Нотфуллина Р. Туган ягым шагыйрәсе //Алабуга Нуры. – 2013. – 19 июль.
  • Хабибрахманова Ф. Ак карда ак розалар // Алабуга Нуры. – 2013.  № 4. – б. 102.
  • Галимова Р. Яратмыйча яшәү мөмкин түгел... // Алабуга Нуры. – 2012. – 5 декабрь.
  • Хәбибуллина А. Изгелек таратучы Фәридә // Алабуга Нуры. – 2011. – 27 апрель.
  • Әюпов Д. Арча кызы Фәридә // Алабуга Нуры. – 2006. – 18 апрель.
  • Чулман язлары. – Алабуга, 1997. – 170 б. – (Алабуга шәһәре Чулман әдәби берләшмәсенең I күмәк җыентыгы).

Минем туган телем.                            Ак карда ак розалар.

Һәрбер агач яши дымы булса,                            Ак кар ява салкын сагыш булып,

Туфрагында булса җылысы.                              Йөрәгемә тулган кар-буран.
Туган тел дә шулай, мәңге яшәр                        Арабызда безнең салкын кышлар,
Саклый белсә кече, олысы.                                Юлларымны күмгән ак буран.

Корган агач түгел минем телем,                         Кар өстендә ята ак розалар,
Тамырлары аның тирәндә;                                 Өшегәндер инде таҗлары.
Җил-давылга чыдам, көчле рухлы,                     Тоймый калды инде назлы гөлләр
Кыю, горур һәм нык имәндәй.                            Сөю дәртен, сөю назларын.

Туган телем моңлы бер җыр бит ул,                   Югалдылар ак кар арасында,
Еракларга киткән моңнары.                                Ашмадылар чынга вәгъдәләр.
Илһам һәм дәрт алып яши аннан                        Җаннарны да ап-ак сагыш сарган,
Читкә киткән кыз һәм уллары.                           Терелмәсләр инде ак гөлләр.

Якты кояш бит ул минем телем,                         Сагышымны салып бураннарга,
Илгә нурын сибә елмаеп                                     Йөгереп китәр идем – юлы юк.
Туган телем алтын йәзек булса,                          Суык алган гөлләр – мин бит алар,
Асылташы - бөек Тукае!                                     Сөелмәгән җанда җылы юк.

                  Фәридә Хабибрахманова                              Фәридә Хабибрахманова