Әнвәр Шәрипов
Әнвәр Шәрипов исеме алабугалыларга күптән таныш. 1978 елда Алабуга дәүләт педагогия институтындә өлкән укытучы, доцент булып эшләгән елларында ук ул “Чулман” әдәбият-иҗат берләшмәсен оештыра. Әнвәр Шәрипов Алабуга шәһәрендә эшләүче “Чулман” әдәби-иҗат берләшмәсенең 1978-1986 еллардагы җитәкчесе булып эшләде. Күп санлы мактаулы исемнәре аның шундый кеше булуын раслап тора: Әнвәр Шәрипов – филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, энциклопедик фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы.
Әнвәр Шәрипов китаплары:
Әнвәр Шәрипов тормышы һәм иҗаты турында:
Дала тулпары
(Шагыйрь Фазыл Шәехнең 60 еллык юбилеена)
Ходай сиңа талант биргән,
Һич туктама, яз тагын.
Күңелеңдә – ярсу хисләр,
Син бит дала тулпары.
Һәр көннең кадерен бел син,
Бертуктамый яз бары.
Күңелеңдә – зирәк фикер, Син бит дала тулпары.
Яшәүнең бөтен мәгънәсен
Иҗатта күр син бары.
Күңелеңә галәм сыйган, -
Син бит дала тулпары.
Әнвәр Шәрипов