Әхмәдеева Хәтимә Нури кызы

Гомерем мизгелләре

(Автордан)

 

Без Кукмара районы Иске Йорт апылында бер ата-анадан сигез бала туып үстек. Хәзерге көндә икебез исән. Саймә – алтынчы, мин җиденче бала булып дөньяга килгәнмен. Ул елларда туган барчабызның да язмышы бертөсле булып, күп авырлыклар күрдек.

Әтием Фарукша улы Нуриәхмәт, әнием Габделхәким кызы Зәйнапбану ару гына тормышлы булганнар. Итек басканнар, мал-туар асраганнар, үзләренең жирләре, бераз эшчеләре булган. Без туган елларны, йорт-җир, каралты-кура, барлык хайваннарын, бар булган икмәкләрен, хәтта тавыгына кадәр алып, колхоз оештырганнар, үзләренә бәләкәй, бозаулар асрый торган йорт кына калган. Аннан соң, яшереп калдырган байлыклары бардыр әле, дип, бер-бер артлы салым салганнар. Аларны гына түгел, барлык ару тормышлы кешеләрне шул хәлдә калдырганнар. Әти-әнием, бу газапларга түзә алмыйча, Оренбург якларына юл тотканнар. Анда тормыш ярыйсы гына, эше дә, ашы да булган. Тик монда да кайгы-хәсрәте дә булган. Тәтәдән кече Хәербану тәтә бизгәктәнме, башка авыруданмы бу дөньядан китеп барган. Ул вакытта миңа ике яшь-ике яшь ярым тирәсе булган. Мине, ике яшь ярымлык баланы да, үлде диеп, төне буе саклаганнар. Әти кайдадыр эштә булган, күмәргә аны көткәннәр. Ә мин, икенче төн мине саклаган әбиләрнең котын алып, ашарга сорый башланганмын. Үзем кечкенә булсам да, йөрәк нык булган.

Мин әтине онытыла язган төш кебек кенә хәтерлим. Мин гсрслгәч, аның күңеленә шик килгән. Хәербану тәтәңне тере килеш күмеп кайттык”, - дип елаганы истә. Алар белән күченгән кешеләрнең берничәсе гаиләләре белән шунда үлеп калган.

Әти-әниләр “Монда үлеп бстәбез", - дип, кире авылга - әтинең әнесенә кайтып кергәннәр. Аларның балалары булмаган. Безне -апам Саймә белән икебезне ишек алдындагы келәткә ябып куялар иде. Без, башны башка терәп, песи йөри торган тишеткән якты дөньяны карай яга идек. Аннан соң, без бер тәрәзәле йоратка күчтек. Бу минем иң бәхетле вакытым булгандыр Күршедә минем кебек кьз бар, урам киң, ямь-яшел, әле моңарчы дөньяны күрмәгән булганмын икән.

Мәктәпкә укырга кердем. Сугыш башланды. Хатын- кызларны да окоп казырга ала башладылар. Шулай итеп, яхшы атлар, көчле кешеләр авылда беткәннән-бетә барды. Безне кайгы, ачлык-ялангачлык, корчаңгы, бет басты. Керосин кабызырга шырпы. кер юарга сабын булмады. Өйне җылыту өчен, хайван тизәге, әрем яктык.

Көч-хәл белән дүртенче сыйныфны тәмамладым. Арабызда амбар рәисе, бригадир ишеләрнең балалары гына авырлык күрмәде.

 

Шул елны май аенда. “Кэҗә белән сарык әкияте"ндэге кебек, әнием һәм ике апам белән кешегә сиздерми генә авылдан чыгып киттек. Ул вакытта авылдан китәргә ярамый иде. Удмуртиянең Кизнер районындагы бер авылга килеп урнаштык. Анда ерак туганнарыбыз яши иде. Эшче куллар кирәк булгангамы, безгә бәйләнүче кеше булмады. Колхозда эшли башладык. Миңа да бер үгез беркеттеләр. Сигез елдан соң район узәгенә күчендек. Калган гомерем шунда узды. Ирем белән дә шунда таныштык. 44 ел бергә гомер иттек, өч кыз бала тәрбияләп үстердек. Ирем 70 яшендә мине мәңгелеккә ташлап китте. Шул чакта кан басымым 250 гә кадәр күтәрелде. Миңа күршеләрем ярдәм кулы сузды. Шундый алтын бәясендәге күршеләремне, йорт-җиремне ташлап, кызларыма күченергә туры килде. Хәзерге вакытта Алабуга раионында Вәсилә кызымда яшим. Алар мине бик зурлыйлар. Рәхәт тормышта яшәсәм дә, гомер иткән җир барыбер сагындыра икән.

 

Әхмәдеева,Х.Н. Гомерем мизгелләре: шиггырҗләр, автор турында биографик язмалар, фоторәсемнәр/Х. Н.Әхмәдеева.-Алабуга, 2015.-81 с.