Байчурина Загира Галиевна (1890 -1977)

 Заһирә Гали кызы Байчурина 1890 елда хәзерге Татарстан АССРның Әгерҗе районы Тирсә авылында мулла гаиләсендә туа. Өч яшендә әтисез калып, әнисе тәрбиясендә үсә, башлангыч белемне дә аңардан ала (әнисе Тирсәдә кырык ел буе балалар укыткан). Унбер яшенә житкәч, Заһирәне Иж-Бубидагы кыз балалар мәктәбенә бирәләр. 1906 елны мәктәпне тәмамлагач, ул туган авылына кайтып мљгаллимә була. Шул елларда матбугат һәм әдәбият белән якыннан кызыксына башлый, Тукай, Гафури, Думави әсәрләрен яратып укый.

 1907-1917 елларда 3. Байчурина әүвәл Уфада, соңыннан Пермь шәһәрендә укытучы булып эшли. Күпчелеге хезмәт иясе балалары булган мәктәпләрдә эшләү, халыкның авыр тормышын күреп яшәү яшь мљгаллимәгә нык тәэсир ясый, ул үзенең хис-тойгыларын шигырь белән әйтергә тели һәм 1909 елда үзенең беренче шигырьләрен («Үпкә», «Мин аһ орсам!» һ. б.) иҗат итә. 1914 елдан башлап матбугатта басыла башлый («Сөембикә» журналында). 3. Байчуринаның бу чор шигырьләре нигездә татар хатын-кызының үз язмышыннан зарлану һәм сугышка каршы нәфрәт хисләре белән сугарылган. Октябрь революциясеннән соң 3. Байчурина, Пермьнән торып, Мәскәүдә һәм Казанда татар телендә чыга торган газеталарга актив языша. 1918 елда Пермьне Колчак алгач, ул Алабугага, аннан Казанга күчеп килә. 1918-1925 еллар  шагыйрәнең актив иҗат иткән дәвере. «Кызыл Армия» газетасы, «Безнең юл» журналы һәм башка матбугат органнарында аның зур сәяси вакыйгаларга  хөрлек, азатлык алып килгән революциягә, кызыл сугышчылар батырлыгына багышланган, яңа җәмгыятьне төзүче хезмәт кешесе, ана, хатын-кыз образларын чагылдырган күп кенә шигъри әсәрләре дөнья күрә. 1918 елда язылган «Бабабызга» шигыре  Ленин турында татар телендә иҗат ителгән беренче поэтик әсәрләрдән санала.

 1923 елда 3. Байчуринаның «Шигырьләр мәҗмугасы» басылып чыга. Шул ук елда бер төркем шигыре «Көрәш җырлары» исемле күмәк җыентыкка да урнаштырыла.

 1935-1939 елларда 3. Байчурина Казанда район Советына депутат итеп сайлана, гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1977 елның 26 декабрендә Махачкала шәһәрендә вафат булды) укытучы һәм пропагандист сыйфатында яшь буынны тәрбияләүдә күп хезмәт күрсәтә.


Китаплары

  • Шигырьләр мәҗмугасы. 1-кис.  Казан: Татпечать, 1922. [Тышл.: 1923]. – 44 б. 2000.
  • Ана сүзе: Шигырьләр.  – Казан: Таткитнәшр., 1959.  – 83 б., портр. 5000.
  • Стихи Байчуриной вошли так­же в сборник «Искры надежды» («Омет йолдызлары», 1988

Аның турында

 

  • Гайнанов, Р. Заһирә Байчурина. – Азат хатын - 1958.- № 7.(15). 16 б.

 назад