Баһманов Флер Мирзанур улы

 

Мин, Флер Мирзанур улы Баһманов, Татарстан Республикасының Мөслим районы Торыш авылыпда туып үстем.

Симәк сигезьеллык һэм Күбәк урта мәктэәбен тәмамлаганнан соң, Бөгелмәдэәге ГПТУ-12дә һэм Казан дәүләт педагогия институтында һөнәр үзләштердем.

Хезмэәт юлымны 1967 елда Азнакай шәһэәрендә IV разрядлы бораулаучы ярдэәмчесе булып башладым. 1968-1969 елларда армия сафларында хезмәт иткәннән соң, Мөслим районында эшкә калдым. Төрле елларда Тат.Шуран сигезьеллык мәктәбендә тарих укытучысы, "Авыл утлары" район газетасы әдэәби хезмәткәре, ВЛКСМ райкомы оештыру бүлеге мөдире, Карл Маркс исемендәге һэм "Алга" колхозы партком секретаре булып хезмәт куйдым.

1988 елның августыннан Алабуга шәһәрендә яшим. Биредәге хезмәт биографиям "АлАЗ" җитештерү берләшмәсе һәм "Алабуга нуры" газетасы белән бәйле. Хәзерге вакытта әлеге газетада баш редактор урынбасары булып эшлим.

Шәһәр һэм райондагы һәр яңалыкны, уңай күренешне күреп, халыкка җиткерү, алдьшгы тәҗрибәие пропагандалауны үз бурычым дип саныйм. Хезмәт кешеләре, ветераннар, иҗат интеллигенция се турында язарга яратам.

"Ике чор кешесе" дип аталган беренче язмам 1971 елның 20 апрелендә "Авыл утлар'нда дөнья күрде. Шул вакыттан соң бу газетаның актив хәбәрчесе булып киттем. Мәкаләләрем "Татарстан яшьләре", "Социалистик Татарстан" республика газеталарында да басылып чыкты.

Алабугага килеп урнашкач, биредә дубляж булып чыга торган "Яңа Кама" газетасында берничә юморескам дөнья күрде. Шуңа да, 1991 елда мөстәкыйль "Алабуга нуры" газетасы оештырьшгач, редактор Радик Әминов үземне бүлек мөдире итеп эшкә чакырды.

Бу - "Хикмәтле чүлмәк" дип исемләнгән китабымда төрле елларда "Алабуга нуры" газетасында басылган юморескаларым урын алды. Моңа кадәр, 2006 елда "Яхшы юлда йөк җиңел", 2007 елда "Алар хөрмәткә лаек" дигән китапларым "Алмедиа" типографиясендә нәшер ителде.