Хашия Төхбәтуллина (1960 г. )

Җирле шагыйрә, иҗатчы Хашия Тимерхан кызы Төхбәтуллина 1960 елның 11 мартында Алабуга районы Кече Илмәт  (Кутыр) авылында авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә дөньяга килә.

1962 елда гаиләләре белән Илмәт авылына күченәләр. Хашия Тимерхан кызы башлангыч белемне Илмәт авылы мәктәбендә, ә урта белемне Иске Юраш урта мәктәбендә ала. 1980... елларда Алабуга дәүләт педагогика институтының филология факультетында укый. Институтны тәмамлагач, 1983-1987 елларда Зәй районының Бура-Киртә сигезьеллык мәктәбендә укытучы булып эшли, балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә.

          1987 елда Хашия Төхбәтуллина Алабуга шәһәренә әйләнеп кайта. Бер елдан артык Алабуга медицина көллиятендә уку-укыту эшләре буенча сәркатип вазыйфасын башкара.

          1989 елдан Алабуга шәһәренең 8 нче урта белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

         Иҗатка мәхәббәте мәктәп елларында уянса да, язган әсәрләре Алабуга каласында эшли башлагач кына дөнья күрә.

         Шигырьләре, мәкаләләре “Алабуга нуры”, “Акчарлак” газеталарында, “Мәйдан” журналында басылып килә.  Бүгенге көндә ул “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзасы.

 

 

Тукай яши халык күңлендә.

КЫРЛАЙ УРМАННАРЫ  ,ШҮРӘЛЕ ЮЛЛАРЫ -

Хәтерләргә күптән уелган.

Әле һаман эзлим шул чакларны-

Кайсын табам.кайсын югалтам.

Әкият дөньясына кереп чумам,

Кабат укыйм,кабат эзләнәм.

Мин Тукайны шулай барлыйм бүген,

Ялгышмы бу, әллә бер хатам.

Бер тын укыйм,аннан уйга калам –

Бүгенгене тиңлим үткәнгә.

Мин Тукайны шулай барлыйм бүген -

Күпер салам гүя үткәннән.

Су анасы судан калкып чыга,

Ярда көтә аны шук малай.

Гафу сорый кылган эшләренә,

Үз хатасын аңлаган бугай.

Урман юлы буйлап икәү атлый –

Кәҗә белән сарык икән лә.

Капчыгына салынган нәрсә дә

Бүре башы түгел икән лә.

Тәрәзәдән бер укучы карый,

Дәресләрен карап бетергән.

Әй , соклана язгы табигатькә –

Хыялында инде җәй җиткән.

Урманнарда инде җиләк пешкән,

Җыясы да,сөенеп куясы.

Кырлай урманнарын эзлим бүген

Хәтерләрдә җуймый сакласы.

Кушлавычка очып бара күңел,

Төп нигезен эзли Тукайның.

“Туган тел” дә шунда яңгырый күк

Ямьгә күмеп,авыл урамын.

Саснага да кагылып үтми булмый,

Тукай эзләреннән йөргәндә.

Шунда һаман әнисе көтә күк

Улын сагынып, кунак итәргә.

Өчилегә кереп чыгасы бар-

Анда- Зиннәтулла бабасы.

Саҗидә апасы да сагына кебек-

Кайчан гына кайтыр бу бала?

Кырлайга да кабат тукталабыз

Иген өлгергән чак бу якта.

Габдулланы иптәшләре көтә

Яшел чирәмнәрдә уйнарга.

Җаекка да килеп җиттек ,бугай,

Ике катлы йортта –кунаклар.

Монда да бит Тукайны көтәләр,

Укытасы –үстерәсе бар.

-Ни ,-дисәң дә туган хакы тотар-

Бертуганның газиз баласы.

Әле аның шагыйрь буласы бар –

Даһи ул һәм халык агасы.

“Пар ат”ларда Казанга да кайта,

Моңлы азаннарын тыңларга.

Тукай һәйкәлендә бәйрәм бүген:

Шигырь тыңлый монда бар Казан...

Яз килүгә,кабат яңара шул

Бар үткәне халык күңлендә.

Тукай бүген шулай яши бездә

 

Һәм яшәр ул килер көннрдә.

 

26.02.16.