Хабибрахманова Фарида Нургалеевна

(1951-2019)

 

1951 нче елда Татарстанның Арча эшчеләр поселогында туып үсә. 1970 нче елда Алабуга мәдәният училищесының, 1978 нче елда Казан мәдәният институтының китапханә бүлеген тәмамлый. Күп еллар китапханәче булып эшли. Мәктәптә укыта. 1985 нче елдан Алабуга мәдәният училищесында мөгәллимә булып эшли. Шигырьләр иҗат итә.

 

Стихи:

Чулман язлары.-Алабуга, 1997.- С.133-138


 

Шигырьләр

 

Үтә гомер

... Үтә гомер. Ышанасы килми,

Үткәненә яшьлек елларың.

Кайтыр сымак, таң алдыннан җырлап

Тибрәндереп күңел кырларын.

Үтә гомер. Чәчләремә инде

Чал да кергән. Әллә кар микән? 

Яшь барса да йөрәгемдә әле

Өмет чаткылары бар икән.

 

Сагыну

...Яр буена басып уйга калдым

Әллә нишли елга, ярсына,

Минем кэңел, шушы елга кебек,

Туган якка таба ашкына.

Кайгым да күп анда, шатлыгым да,

Үткәннәргә хәтер еш кайта.

Йөрәгемне сагышларга салып

Яшьлек хатирәсен уята.

Нигә шулай сагындыра икән,

Нигә уйлар шунда тартыла?

Елгадагы дулкын кебек ярсып

Куңелемнән моәнар агыла.

 

Төшемә кермә

Ерактан гына елмаеп,

Төшләремә керәсең.

Таңнарында минем кебек,

Сагынасыңдыр, күрәмсең.

Уйчан гына карап миңа,

"Ара ерак", - диясең,

Ялкынлы сөю утында

Янасымны беләсең.

Сөюемне кире кактың,

Ялындырып йөрмә син. 

Оныт, бәгърем, яратмагач,

Төшләремә кермә син.

 

Ялгыз ана

Җуелмас моң сеңгән йөзләренә,

Чал чәчендә ап-ак яулыгы.

Нәүмиз генә тәрәзәгә багып, 

Балаларын көтә ялгызы.

 

Язмыш микән, бәхет эзләп микән

Киткән алар...Исән йөрегез!

Нәсел исеменә тап төшерми,

Йөз аклыгын саклый күрегез!

 

Дога кылып, керсез теләкләрен

Тели ана иртә-кичләрен,

Онытамагыз сезне төп нигездә

Әнкәегез йорты көткәнен

 

Әнкәйнең җылы карашы.

Бу исемгә Җир шарында  булган, 

Барлык җылы хисләр җыелган,

Җан өләшкән якты бу исемгә,

Чәчәкләрдән һәйкәл куелган.

 

Таш кыяны хәтта эретердәй,

Кояш сыман җылы карашы.

Аның исеме белән телен ача,

Шат елмая нәни нарасый.

 

Ипле генә “балам” диеп дәшә,

Аннан якын тавыш һич булмас!

Нечкә күңеле корычтай нык аның,

Изге теләкләре саекмас.

 

“Әни, әнкәй, әнием бәгърем” диеп,

Иңнәренә куям чал башым.

Сагышларны куып тарата ала

Тик әнкәйнең җылы карашы.

 

Ярат мине

Чын күңелдән ярат әле мине,

Чәчләремә сөеп кагыл да,

Күктә янган якты кояш кебек ,

Җылы бир син минем җаныма.

 

Сагынудан сары сагыш сарган,

Тоз салма әле йөрәк ярама,

Ялкынын бир сөю учыгыңның,

Мин дә телим дөрләп янарга.

 

Күктә янган кояш җылы бирә,

Якын килсәң, җанны көйдерә.

Мөхәббәтең көтеп, йөрәккәем

Сөя алмый яна, тилерә...

 назад