Эльвина Яхина

Эльвина Яхина 1999 елның 3 апрелендә туган. Кечкенәдән җырга – моңга гашыйк кыз. 2 нче татар гимназиясендә, хәзәрге вакытта Алабуга медицина училищесенде укый, шигырьләр яза. Аның 2014 елда “Кыш чәчәге” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья курде. Эльвинаның остазы, шагыйрь, композитор, Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы Рубис Зарипов. Тирән философик кичерешләрне шигъри формада ачып бирү-ул искиткеч сәләт. Бу бала үсәргә тиеш. Ул туктап калмасын, - ди Элвинанаың остазы. Рубис Зарипов аның өч шигыренә көй язган. Эльвина Яхина туган ил, туган тел, гаилә, туганнары, туганнарарасында җылы мөнәсәбәт турында яза. Бүгенге заманда кешелеклелек сыйфатлары төсен җуеп барган бер вакытта, җанның иң тирәндә яткан күңел кылларын тибрәтү бик зур әһәмияткә ия.


Эльвина Яхина китаплары:

  • Яхина Э. Кыш чәчәге. – Алабуга, 2014.

Эльвина Яхина тормышы һәм иҗаты турында:

  • Примакова З. Күңел кылларын тибрәтеп // Алабуга Нуры. – 2014. – 12 декабрь.

Туган илем – горурлыгым

Зур горурлык минем өчен

Татарстанымда яшәү.

Халкым белән бергә атлап,

Бер сулышта сөйләшү.

Туган илем – горурлыгым, 

Зур ачышлар ишеге.

Танылган шагыйрьләребез -

Тукай, Җәлил бишеге.

Туган илем – горурлыгым, 

Синнән якын илем юк.  

Тезләреңнән күтәрел син,        

Егыла күрмә берүк. 

                    Эльвина Яхина