Наилә Биҗан кызы Низамова

Наилә Биҗан кызы Низамова 1942 елда елның март аенда дөньяга килә. Чаллы районының Калмаш авылында Биҗан белән Гыйльмебаян нибары берничә ай гына яшәп кала. Булачак атага повестка тапшыралар. Әтисе 1941 елданың ноябрендә, кызын күрә дә алмыйча, сугыш кырында вафат була. Гыйльмебаян – җиде класс бетергән татар хатыны. Кыз әнисе белән тормышның ачысын-төчесен татып үсә. Әнисе көндезен фермада сыер сава, төннәрен амбарга чыга, бер эштән дә баш тартмый. 

Кечкенә Наилә җиде яшендә Чаллы районы Калмаш авылы башлангыч сыйныфына укырга керә. Бондюгка (Менделеевск) апаларына яшәргә күченгәч, унъеллык мәктәпне тәмамлый. Башлангыч һәм югары сыйныфларда укыганда, староста, комсорг вазифаларын башкару Наилә апада тәртиплелек, үз эшеңә җаваплы караш сыйфатлары тәрбияләнә. Кыз мәктәптә яхшы укый, җәмәгать эшләрендә һәрвакыт үзәктә була. 

Урта мәктәпне тәмамлагач, Татарстан Республика мәдәни-агарту училищесына  укырга керә. Аны 1962 елда тәмамлап, Казан Күчмә театрына (хәзер К. Тинчурин исемен йөртә) артистка итеп эшкә билгеләнә. Профессиональ сәхнәгә аяк баскач, күренекле режиссерлар Кәшифә Тумашева, Равил Тумашев, атаклы артистлар Люция һәм Фердинанд Фарсиннар белән янәшә иҗат итеп, дистәгә якын лирик һәм кырыс характерлы геройларны уйный. 

1967 елда Наилә янә Алабугага әйләнеп кайта, чөнки мәктәптә укыганда яратып йөргән егете Равилгә кияүгә чыга. Шуннан бирле аның тормышы Алабугадан  аерылмый – үзе укып чыккан мәдәният училищесында  сәхнә теле, режиссура һәм грим фәнен укыта. Бер үк вакытта читтән торып Алабуга  педагогия институтын да тәмамларга өлгерә. 

Алабугада 1990 елдан башлап бәет-мөнәҗәт кичәләре, Рамазан, Нәүрүз бәйрәмнәре үткәрелә. Аларны уздыруда Наилә Биҗан кызының да турыдан-туры катнашы бар, чөнки алар өчен унике ел буе сценарийны һәрберсенә махсус яза. Мәсәлән, Мәүлид аена багышланган мәҗлес-кичәгә сценарий язып, үзе сәхнәләштерә. Ул сәхнәләштергән әсәрләрне каравы күңелле, дип искә алалар. Ул элеккеге елларда үткәрелгән бәйрәм демонстарцияләрендә Үзәк Комитет өндәмәләрен укучы һәм утыз ел дәвамында Сабан туе дикторы буларак та халыкка билгеле. Башка төр өстәмә чараларда да сайлаулар чорында агитатор яисә сайлау комиссиясе рәисе, училищега кабул итү комиссиясе сәркатибе, халык контроле кебек җәмәгать эшләреннән дә читтә калмый. Татар халкының бөек композиторы Салих Сәйләшевнең тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән “Мәңге яшәр Сәйдәш моңраны”, тантаналы юбилей кичәсе, Алабуга тамашачысын таң калдыра. “100 елдан соң да ул безгә сәлам юллый” дип исемләнгән татар шагыйре Һади Такташка багышланган әдәби-музыкаль композиция зур бәйрәм төсен ала. Танылган классик драматург Таҗи ага Гыйззәткә багышланган “Уйларым һәм хисләрем сезнең белән” дип аталган юбилей спектакль-тамашасы республика күләмендә үткәрелгән чаралар арасында иң яхшысы дип белдерелә. 

Татар телен, татар мәдәниятен кайгыртып башкарылган һәр эше мәдәният һәм сәнгать  көллияте укытучылары, студентлары белән тыгыз бәйләнештә алып барыла.

 Наилә Биҗан кызы көллияттә Татарстан тарихы һәм мәдәнияте кабинетын ачу хыялын тормышка ашырга. Аның өчен иң мөһиме: милли рухыбызны саклап калу һәм аны киләчәк буынга җиткерү. Училище директоры М.И. Машанов үтенече буенча һәм театр сәнгатенә мәхәббәте аркасында ундүрт ел сукырлар җәмгыятендә драма түгәрәген җитәкли. 

Н. Низамова Халыкара һәм Рәсәй күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнашып, I дәрәҗә лауреат дипломнарына лаек була. Мәдәният өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшләгән һәм үзешчән сәнгатьне үстерүдәге уңышлары өчен “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә ия булу һәм Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталарын алу аның өчен иң зур шатлык. 

Н. Низамованың китаплары: 

Һөнәр һәм тормыш мәктәбе: истәлек-хатирәләр, интервьюлар, сценарийлар,  мәкаләләр / Наилә Низамова . – Казан : «Ак Бүре» нәшр., 2023. – 383 б.

Информация на русском языке:

           Наиля Бизяновна Низамова, преподаватель Елабужского колледжа культуры и искусств – педагог с большой буквы. Она посвятила своей любимой профессии без малого 60 лет. Ее детство пришлось на трудное военное лихолетье, юность – на голодные послевоенные годы, а начало трудовой деятельности связано с возрождением татарской культуры в нашем регионе. Молодой, энергичный, широко образованный специалист, Наиля Бизяновна, занималась подготовкой будущих работников культурной cферы и с энтузиазмом участвовала в разработке сценариев и проведении идеологических, фольклорных, календарных мероприятий городского масштаба. Часть этих сценариев, разработок, проектов вошли в сборник Н.Б. Низамовой. Эта книга – итог творческого пути талантливого педагога-наставника, уникальное методическое руководство для работающих сегодня работников культуры.