Лира Ибрагимова ( Ибрагим – Валиди) (1967 г.)

 

Лира Ибрагимова (Ибрагим –Валиди) родилась 1967 году в деревне Норкино Балтачевского района Республики Башкортостан. В 1984 году окончила Норкинскую среднюю школу . Режиссерский факультет Казанского Государственного института культуры окончила в 1988 году. С 1988 по 1989 год работала главным режиссером Народного театра города Бирска РБ. С 1989 года работала заместителем главного режиссера в молодежном центре города Набережные –Челны, режиссером в детском театре. Творческую жизнь начала со студенческих лет. Писала стихи, рассказы. Ибрагим -Валиди мастер коротких рассказов…

Первую книгу “Мирас итеп йолдыз калдырам” опубликовала в 2006году . Рассказы и повести печалались в журналах “Тулпар”, “ Казан утлары”

Ибрагим Валиди в течение десяти лет в Управлении по работе с молодежью г. Набережные Челны заведовала национальным отделом, была заместителем по массовой работе. В настоящее время Лира Ибрагим - Валиди живет в Елабуге. 

Член Союза писателей РТ (2011 год)

 

Лира Кадим кызы Ибраһимова 1967 елда Башкортостанның Балтач районы Нөркә авылында туган.

Казан дәүләт мәдәният институтының режиссура бүлеген тәмамлаган.  Хезмәт юлын үзешчән театр коллективы җитәкләүдән башлаган. Чаллы дәүләт татар театрында , балалар мәдәният йортында,  Яшьләр белән эшләү идарәсендә, район Советында, Халыкара мәктәптә хезмәт куйган.

Лира Ибраһимова прозаик. Хикәя, бәяннар яза. Берничә пьеса авторы.

Әдибә иҗат юлын соң  башлаган, 2006 елда – 39 яшендә генә  Яр Чаллы типографиясендә аның “Мирас итеп йолдыз калдырам ” дигән беренче  китабы дөнья күрә.

2011 нче елда Татарстан китап нәшриятында  “Җимчәчәк” дип аталган  хикәяләр җыентыгы чыга.

2013 елда  кыска метражлы татар телефильмнарына иң яхшы сценарий бәйгесендә өченче урынны ала.

2009 нчы елда Башкортстанда уздырылган үзешчән театрлар бәйгесендә аның “Хикмәтле хикмәтләре”пьесасы буенча куелган спектакль мактауга ирешә.

2017 елда Татарстан китап нәшрияты “Сукырлар йорты” дип аталган өченче китабы нәшер ителә.

Актив иҗат эше белән шөгыльләнә.  Әсәрләре матбугатта һәрдаим чыгып килә.

Алабуга шәһәрендә яши. Халыкара балалар мәктәбендә эшли. Тормыш иптәше белән ике кыз үстергәннәр. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (2011 ел).

 

 Книги

  •  “Җимчәчәк”(2011)
  • “Сукырлар йорты” (2017)
  • “Мирас итеп йолдыз калдырам ”(2006)
  • Күңелгә илһам килә : шигырьләр, хикәяләр, повестьлар, пьеса / төз. : Г. Х. Гыйлманов , Л. М. Шәех , кереш сүз авторы Л. Шәех. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2023. - 654, [1] б.